Түбән Кама районының Байгыл авылында илкүләм проект ярдәмендә ФАПка капиталь ремонт ясалды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Түбән Кама районы Кама Аланы район хастаханәсенең Байгыл фельдшер-акушерлык пунктында түбә яңартылган, биналарга косметик ремонт ясалган, җылылык һәм су белән тәэмин итү җайга салынган, элек булмаган санузел ясалган, яңа ишекләр куелган.

Бу атнада җиһазлар һәм кирәкле җайланмалар тулысынча кайтарылачак.
Барлык эшләр дә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International