Сарман муниципаль районының Яңа Әхмәт авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә.
Аны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы акчаларына төзиләр.
Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган модульле ФАП диспансеризация, вакцинация, ЭКГ һәм башка мөһим медицина хезмәтләрен үтү өчен барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылачак.