Теләүчеләрне Казан шәһәренең 20 нче Шәһәр поликлиникасының төзелә торган филиалына беркетелергә чакыралар

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Казанның «Весна», «Светлая долина», «Грин», «Лето» торак комплексларында, шулай ук Константиновкада һәм Кече Клыкида яшәүчеләрне киләчәктә югары квалификацияле белгечләр хезмәтеннән һәм йорт янындагы хәзерге заман технологияләреннән файдалану өчен 20 нче поликлиниканың яңа филиалына беркетелергә чакыралар.

Филиал Умырзая урамында урнашачак. Яңа поликлиника медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатының хәзерге заман югары стандартларына ярашлы төзелә һәм өр-яңа җайланмалар белән җиһазландырылачак.

Акчалар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы нигезендә бүлеп бирелгән.

Ничек беркетелергә?

1. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында тутырыгыз.

2. Сахаров урамы, 23 йортта урнашкан филиалыбызга паспорт һәм ММИ полисы белән килегез һәм беркетүгә гариза языгыз.

Белешмәләр өчен телефон: 528-03-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International