Илкүләм проект нигезендә төзелгән Чистай район үзәк хастаханәсенең Данауровка ФАПына җиһазлар һәм җайланмалар куела

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Данауровка авылында фельдшер-акушерлык пунктының модульле бинасы төзелеп бетеп килә.

Ул ике торак пунктта— Данауровка һәм Галактионово авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

Гомуми халык саны – 719 кеше.

Элек ФАП авыл администрациясе, клуб һәм почта белән бер бинада урнашкан иде.

Бүгенге көндә исә медицина учреждениесе өчен хәзерге заман таләпләренә туры килә торган, инженерлык челтәрләренең тулы җыелмасы һәм кирәкле замана җиһазлары белән аерым бина төзелде.

Акчалар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү" федераль программасы нигезендә бүленгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International