Капиталь ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә башкарылган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: "Сәламәтлек саклауның беренчел буыны эшенә карап, халыкта ышаныч һәм ярдәм дәрәҗәсе бәяләнә". Ел саен республикада беренчел буындагы йөздән артык медицина учреждениесе илкүләм проект һәм республика программасы ярдәмендә икенче гомерне ала.
Күптән түгел Чистай районының 167 кеше яши торган Исләй авылында ФАПта капиталь ремонт ясалган. Бинада инженерлык челтәрләре алыштырылган, стена, түшәм һәм идәннәр яңартылган. Моннан тыш, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, җылыту һәм су белән тәэмин итү системасы яңартылган. Кайнар су бирү өчен бойлер урнаштырылган. Яңа медицина җиһазлары сатып алынган.