Алабуга районының Морт авылында участок хастаханәсе бинасына капиталь ремонт ясалды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ел саен 100 дән артык медицина учреждениесе, шул исәптән ФАПлар һәм поликлиникалар ремонтлана. Яңарту «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә, шулай ук республика программалары кысаларында үткәрелә.