Казанның Курчатов урамында балаларга сөт ризыкларын өләшү пунктына капиталь ремонт ясалды

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Капиталь ремонттан соң Казанның 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасының Курчатов ур., 10 йортта урнашкан балаларга сөт ризыкларын өләшү пункты эшли башлый.

Эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән балалар сөт ризыкларын өләшү пунктларын капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында башкарылды, пункт өчен суыткыч җайланмалары һәм җиһазлар сатып алынды. Бинаны яңарту һәм җиһазлау өчен барлыгы 9155 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Биналарда демонтаж һәм эчке бизәү эшләре башкарылган: диварлар буялган, түшәм плитәләре куелган, инженерлык челтәрләре, идән плитәләре, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган. Шулай ук фасад һәм керү өлеше яңартылган. Биналарга ремонттан соң суыткычлар, кондиционер, башка җайланмалар һәм яңа җиһазлар сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International