Югары Ушма һәм Шубан авылларында авыл медпунктларының яңа биналарын төзиләр.
Беренчесе «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы, икенчесе «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы ярдәмендә төзелә.
Хәзерге вакытта эчке бизәү эшләре актив алып барыла, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган.
Бүгенге көндә Шубан ФАПында су белән тәэмин итү системасын монтажлау башланды.
Югары Ушма ФАПында яңа канализация системасын булдыру эшләре башланды.
.jpeg)