Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының мөһим өлеше булып беренчел буын тора. Быел республика буенча 151 объектта (поликлиникалар, ФАПлар, табиб амбулаторияләре һ.б.) капиталь ремонт үткәрелә.
Әйтик, капиталь ремонт тәмамланганнан соң, Әлки муниципаль районының Түбән Биктимер һәм Иске Тумба, Иске Тахталы авылларында Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.
Фельдшер-акушерлык пунктларын ачуга багышланган чараларда Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов һәм Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина катнашты.
ФАПларда биналарның эчке ягы бизәлгән, искергән электр үткәргечләре алыштырылган, яңа ишекләр куелган, керү ягы яңартылган. Бу чараларның барысы да пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
