Медицина сменасы «Заречье» лагеренда башланды

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Инде җиденче мәртәбә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе медицина сыйныфлары укучылары өчен профильле смена оештыра. Чарага шәһәрнең сигез мәктәбеннән 8-11 сыйныфлардан өч дистә укучы җыелды.

Лагерьның күңел ачу чараларыннан тыш, балалар медицина дөньясына чумачак. Смена буена алар белән очрашуларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре, профессорлар, тәҗрибәле табиблар һәм остазлар киләчәк. Укучыларга сәламәтлек саклау системасындагы эш турында сөйләячәкләр һәм төрле белгечлекләр табибларының һөнәрләре белән таныштырачаклар.

Сменаның рәсми ачылышында укучылар алдында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов чыгыш ясады.

«Казанның медицина сыйныфларында 1000 гә якын укучы исәпләнә. Сезне монда җыярга мөмкинлегебез булуы бик шәп. Без кызыклы программа әзерләдек, сезнең алда практик табиблар чыгыш ясаячак, аларның күбесе Татарстан дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтенроссия дәрәҗәсендә дә танылган», – дип билгеләп үтте Владимир Сергеевич.

Беренче көнне ТР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, м.ф. д., профессор Диана Габделганиева белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International