"Кеше сәламәтлеге – иң мөһиме. Сез – безнең гражданнарның сәламәтлеген тәэмин итүчеләр", – дип шәрехләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл медиклары эшен.
Авыл сәламәтлеген саклауны үстерү – безнең республика өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ул «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты, шулай ук республика программалары нигезендә гамәлгә ашырыла. 2025 елда сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында Татарстанда 151 объектка капиталь ремонт ясала.
Күптән түгел Апас районының Югары Акхуҗа, Курмаш, Төбәк Черкене, Урта Биябашы авылларында һәм Каратун тимер юл станциясендә 5 ФАПны яңарту төгәлләнде. Күп кенә ФАПлар җайлаштырылган биналарда, авыл клубы биналарында һ.б. урнашкан иде. Капиталь ремонттан соң алар замана таләпләренә туры килә.