Баш миен сакларга һәм аның турында кайгыртырга кирәк

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

22 июль – Бөтендөнья баш мие көнен бәйрәм итү уңаеннан 2025 елның 21 июленнән 27 июленә кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Баш мие сәламәтлеген саклау атнасы» дип игълан ителде.

Баш мие сәламәтлеген саклау атнасы һәм Бөтендөнья баш мие көне-ул баш миен сакларга һәм аның турында кайгыртырга кирәклеген искә төшерү, чөнки һәр кешенең тормыш сыйфаты нәкъ менә аның эшенә бәйле.

Баш мие тәнәфессез һәм ялсыз эшли, 24/7. Бу кешенең үзәк нерв системасы белән идарә итүче төп орган. Аның эшендәге теләсә нинди өзеклек шунда ук бөтен организм эшендәге бозылуларга китерә. Нерв системасындагы зарарланулар берничә йөз авыруның барлыкка килүенә һәм үсешенә ярдәм итә ала. Алар арасында - нерв-мускул авырулары, баш миенең хроник ишемиясе, инсульт, таркау склероз, эпилепсия, деменцияләрнең төрле төрләре, Паркинсон авыруы, Альцгеймер авыруы һ. б.

Баш мие сәламәтлеге белән бәйле күп кенә проблемаларны булдырмый калырга яки вакытында ачыкларга мөмкин.

Баш миенең югары активлыгын гомер буена саклау өчен нәрсә кирәк? Аның картаюын профилактикалауга җитәрлек игътибар бирергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International