Баулының «Благо» үзәге балаларын табиб һөнәре белән таныштырдылар

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

«Благо» үзәгендә "Профилэнд"сменасы балалары өчен кызыклы танып белү көне узды. Монда, үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның сәламәт яшьтәшләре бергә укый, уйный һәм аралаша ала торган урында, балалар медицина дөньясына бирелделәр һәм табиб һөнәре турында бик күп яңалыклар белделәр.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Талантлар һәм ачышлар иле» җәйге инклюзив клубы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясе ярдәмендә тормышка ашырыла, һәм бүген ул яңа офыклар ачу өчен чын мәйданчыкка әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International