Арча районының Шекә авылында ФАПка капиталь ремонт ясалды

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә башкарылды. Акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүленә.

Фельдшер-акушерлык пункты ике торак пунктка – 350 кеше яшәгән Шекә авылына һәм гомуми халкы 50 кеше булган Илдус авылына хезмәт күрсәтә.

Авыл халкы Татарстан Рәисенә авыл халкының проблемаларына игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International