21 июльдән Баулы районында «мобиль поликлиника» – ерак авыл җирлекләренә күчмә медицина комплексы эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, республикада мобиль поликлиникалар Татарстан Рәисе инициативасы белән 2019 елда эшли башлады. Биредә авыл халкына диспансеризация үткәрелә, тар белгечләр консультацияләр бирелә.
Ерак районнарда яшәүчеләргә кирәкле табибка эләгү өчен дистәләгән чакрымнан барырга кирәкми. Мобиль поликлиникада Әлмәттән һәм Баулы үзәк район хастаханәсеннән тәҗрибәле табиблар: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург, эндокринолог, онколог, лор-табиб, йөрәк-кан тамырлары хирургы һәм башка белгечләр кабул итәчәк.
Кабул итүгә ничек язылырга? Бу бик гади – фельдшер-акушерлык пункты яки яшәү урыны буенча табиб амбулаториясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Мобиль поликлиника»ның эш графигы:
21 июль – 25 июль Татар Кандызы авылы,
28 июль – 8 август Поповка авылы,
11 август – 15 август Новозареченск бистәсе,
18 август – 22 август Покровский Урыстамак авылы,
25 август – 29 август Исергәп авылы,
01 сентябрь - 5 сентябрь, Кызылъяр авылы.