Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада медицинаны һәркем файдалана алырлык итеп тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. Бу бурычларны хәл итүдә сәламәтлек саклауның беренчел буыны зур роль уйный.
Тармакны модернизацияләү кысаларында, беренче чиратта, ФАПларда, участок хастаханәләренең табиб амбулаторияләрендә капиталь ремонт ясалуы очраклы түгел – бу елга 151 объект планлаштырылган.
Мәсәлән, Чүпрәле районының Олы Аксу авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган. Төзүчеләр стеналарга, түшәмгә бизәк эшләре башкардылар, идән өслеген алыштырдылар, яңа сантехника, ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырдылар, электр үткәргечләрен алыштырдылар.
Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы ярдәмендә башкарылды.
