Могҗиза тарихы. Татарстан һәм Мәскәү табибларының уңышлы уртак эше

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Берничә көн дәвамында Татарстан табиблары ике кискен миокард инфаркты кичергән йөкле хатынның тормышы өчен көрәштеләр, элек практикада булмаган катлаулы клиник очракны чишү юлын эзләделәр.

Барысы да бик тиз, көтмәгәндә, июль иртәсендә булды.

Екатерина икенче баласын көтә, йөклелек нормаль уза. Әнигә дә, сабыйга да бернинди янаулар юк иде.

Ләкин беркөнне иртәнге аш вакытында Катя күкрәгендә кискен яну тойды-һәм аңын югалтты.

Ул Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең шок залына йөклелекнең 32 нче атнасында китерелгән. 

Рентгенхирурглар йөрәкне туендыручы коронар артериянең катламларга аерылуы ачыклаган. Кан тамырының стеналары өзелү артериянең тараюына һәм кан агымының бозылуына китергән.

Бу бик сирәк һәм үлемгә китерүче куркыныч халәт: кан артерия тышчалары арасына үтеп керә һәм аны эчтән өзә.

Бу Россиядә йөклелекнең шундый срогында мондый диагнозның беренче теркәлгән очрагы.

Йөрәкне эчке әгъза урынына эшли торган экстракорпораль мембраналы оксигенация (ЭКМО) аппаратына тоташтырып, табиблар ике тапкыр стентлау үткәргәннәр — бу вакытлыча аның хәлен тотрыкландырырга мөмкинлек биргән. Кызганычка каршы, яшь әнинең хәле начарлануы дәвам итә.

Табиблар бик авыр хәлдә калганнар: артерияләргә хирургик тыгылу йөрәк туктап калуга китерергә мөмкин булган. Хатын-кызның йөклелеге мөмкин булган медицина ысулларының бөтенесен кулланырга мөмкинлек бирми - белгечләрнең куллары бәйләнгән була!

Бу вакыт эчендә аның баш очыннан сөюче ире китми. Тик ара-тирә генә коридорга чыга иде – күз яшьләрен тыя алмаганда…

Озакка сузарга ярамый иде – йөрәк җитешсезлеге бик тиз үсә башлаган. Табиблар Республика клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләре белән, пациентканы ЭКМО аппаратыннан өзмичә, ашыгыч кесарев кисеме үткәрергә карар кыла.

Татарстанның төрле профильләр буенча штаттан тыш баш белгечләре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә катлаулы операциядә катнашу өчен киләләр. Анда Республика клиник хастаханәсе медиклары катнаша.

«Чаллыга Республика клиник хастаханәсенең биш табибы килде. Рентгенхирурглар аналык артерияләрен эмболизацияләү өчен микро-катетерлар куйдылар, бу кесарев кисүдән соң ук киң кан китүгә юл куймас өчен – ул үлемгә китерерлек булыр иде. Аннары акушер-гинекологлар кесарев кисү уздырды», – дип сөйләделәр РКХ матбугат хезмәтендә.

Казаннан табиблар командасы, Татарстанның төрле профильләр буенча штаттан тыш баш белгечләре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә катлаулы операциядә катнашу өчен килделәр.

Уннарча күз монитордагы күрсәткечләрне күзәтеп торды: операция уңышлы үтте.

1 килограмм 702 грамм авырлыктагы искиткеч кыз дөньяга килгән.

Яңа туган баланы тикшергәннән соң Балалар республика клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләренә тапшырганнар.

Ул арада бала табучы хатынның нормаль йөрәк эшчәнлеген торгызуга өметләр кимегәннән кими бара иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ИЛ-76 махсус борты белән хатын-кызны йөрәк трансплантациясе үткәрү өчен Мәскәүгә, Акад. В.И. Шумаков ис. Трансплантология һәм ясалма органнар фәнни-тикшеренү үзәгенә, эвакуацияләгәннәр.

Пациентны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре озата йөрде: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Климов академик В.И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология Милли медицина тикшеренү үзәгенең анестезиология-реаниматология буенча директор урынбасары Михаил Кецкало белән берлектә.

Хатын-кызга операция ясыйлар - аңа донор йөрәге урнаштыралар.

Яшь ата-ана балага Зоя дип исем кушалар һәм Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары гомере өчен көрәшкән бала белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр.

Тәҗрибәсе, төгәл карарлары һәм югары профессионализмы нәтиҗәсендә сабый беренче минуттан ук тиешле ярдәмгә ия була. Хәзер сабый актив рәвештә авырлык җыя.

Хисап минутлар белән барган шартларда табиблар техник осталык кына түгел, искиткеч җыйнаклык һәм фидакарьлек күрсәттеләр.

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары эше - бу уникаль медицина тарихының уңышлы тәмамлануына төп өлеш.

Тулырак, шулай ук фото һәм видео монда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International