Рөстәм Миңнеханов медикларга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 1 Май һәм 9 Май Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган. Бүләкләнүчеләр арасында медицина хезмәткәрләре дә бар.

«Татарстан Республикасы Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде:

Нигъмәтҗанов Рафаэль Илгиз улына  – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең планлы һәм ашыгыч консультатив ярдәм бүлеге мөдире, табибы – анестезиолог-реаниматологы.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Хәмитова Мәслимә Хәмҗан кызына – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе операция блогының операция шәфкать туташы.

«Ата-ана даны» орденына Буа районыннан күп балалы Насыйбуллиннар гаиләсе лаек булды, аларда җиде бала бар.

(Фирая һәм Расых Насыйбуллиннарны бүләкләү турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады)

Фирая Хәйдәр кызы Насыйбуллина – Буа район үзәк хастаханәсенең Иске Суыксу бистәсе фельдшер-акушерлык пункты мөдире.

 Гаилә турында сылтамада:

https://vk.com/wall-9903072_213973?ysclid=mok09s78kg934450806

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International