Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышы узды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышында Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елга максатлар һәм бурычлар – 5.

1. Халыкның медицина оешмаларында эшләүче табиблар белән тәэмин ителешен 10 мең кешегә 33 тән 35 белгечкә, урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителешен 10 мең кешегә 89 дан 91 белгечкә кадәр арттырырга;

 

2. Визуаль локализацияләрнең яман шешләре ачыклануны I стадиядә визуаль локализацияләрнең яман шешләре очракларының гомуми саныннан кимендә 55,9% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә;

3. Җәмәгатьчелек фикерен бәяләү нәтиҗәләре буенча халыкның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен 59% тан 60,5% ка кадәр арттыруны тәэмин итәргә;

4. Мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын, махсус хәрби операция катнашучыларын һәм ветераннарын да кертеп, 36 мең кешедән 36,5 мең кешегә кадәр арттырырга;

5. Профилактик медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча гомерендә беренче тапкыр диагноз куелган 0-17 яшьлек балаларның кимендә 82% ын диспансер күзәтүе белән тәэмин итәргә.

Нәтиҗәләр буенча иҗтимагый фикер алышуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Чыгышлар йомгаклары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче яртыеллыктагы эшен канәгатьләнерлек дип тану турында карар кабул ителде. Максатлар һәм бурычларга ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International