ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада медицина ярдәме күрсәтү системасын модернизацияләүгә, ана һәм балаларны саклауга, туучылар санын һәм гомер озынлыгын арттыруга зур игътибар бирелә.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә хатын-кызлар консультациясендә ремонт эшләре төгәлләнде.
Ремонт вакытында кабул итү вакытлыча Васильево район хастаханәсенең стационарына күчерелгән иде.
Хәзер бүлек элеккеге бинага күчте һәм штат режимында эшли. Пациентларны кабул итү яңартылган кабинетларда алып барыла.
Хатын-кызлар консультациясенә ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча республика һәм федераль бюджет акчаларына үткәрелде.