Әлмәт район үзәк хастаханәсендә стационар ремонтлана. Эшләрнең барышын Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова, «Татарстан Республикасы капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Илнар Фәнил улы Хафизов тикшерделәр.
Баш табиб Илдар Максудович Рәхимуллин һәм подряд оешмалары вәкилләре барган эшләрнең торышы турында хисап бирделәр: хәзерге вакытта бинаның 70%ы ремонтланган, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларын урнаштыру һәм модернизацияләү, эчке эшләр дәвам итә.
Шулай ук инженерлык коммуникацияләре күчерелде.
Эшләр «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы нигезендә башкарыла.