Чирмешән район үзәк хастаханәсенең Кара Чишмә фельдшер-акушерлык пункты «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы ярдәмендә төзелә.
Бүгенге көнгә керү урынына баскыч һәм аз хәрәкәтләнүче пациентлар өчен пандуслар урнаштыру эшләре төгәлләнгән. Территорияне төзекләндерү чараларын үткәрү эше оештырылган.
