Кайбыч район үзәк хастаханәсенең Салтыган фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт башланды

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Кайбыч районының Салтыган авылында медпункт бинасын ремонтлый башладылар. Акчалар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы нигезендә бүленгән.

Бинада пациентларны кабул итү бүлмәләре, процедуралар кабинеты, көтеп тору зонасы, санузел, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандус һәм персоналны чакыру төймәсе урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International