Биектау район үзәк хастаханәсендә фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре өчен хастаханә эчендә оештыру мәсьәләләрен җайга салу һәм һөнәри күнекмәләрне яхшырту максатында укулар оештырылды.
Дәресләр Биектау район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин инициативасы белән үткәрелә. Укытучылар ролендә өлкән фельдшерлар Илдар Мостафин һәм Айгөл Миндубаева, баш табибның шәфкать туташлары белән эшләү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лариса Гыйбадуллина чыгыш ясады.
Уку планына диспансеризация үткәрү, тиешле документацияне рәсмиләштерү, электрон система белән эшләү, ФАПта беренчел ярдәм күрсәтү һәм башкалар керә.
