Башкаланың «Вишневка» торак комплексында төзелә торган Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәгендә Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме булды

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Казан шәһәренең «Вишневка» торак комплексында төзелә торган объектта күчмә киңәшмә уздырды.

Медицина учреждениесен «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзиләр. Бу Казан шәһәренең 20 нче шәһәр поликлиникасының яңа филиалы булачак.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры Татьяна Куликовская, Казанның 20 нче Шәһәр поликлиникасы баш табибы Диана Тимеркаева, Балалар республика клиник хастаханәсенең амбулатор-сырхауханә ярдәме җитәкчесе Марат Мәҗитов, район хакимияте вәкилләре, подрядчылар башкарылган эшләрнең сыйфаты, расланган тәкъдимнәргә туры килүе, планлаштыру мәсьәләләре, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәре буенча брендлаштыру һәм башка аспектлар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International