«Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары һәм аларның ата-аналары «Рубин» ФК хатын-кызлар җыелма командасының төп составы футболчылары белән очрашты.
Йортта яшәүчеләр танылган футболчылар Алина Савина һәм Кулинич Ксения белән танышуны түземсезлек белән көттеләр. Танышу «Йорт» буенча экскурсиядән башланды. «Монда бик шәп, чыннан да өй атмосферасы сизелә, сез зур эш башкарасыз» , – дип билгеләделәр кунаклар.
