Кизләү авылында яңа ФАП төзелеше төгәлләнде. Фельдшер-акушерлык пункты «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән һәм 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Программа берничә ел дәвамында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана.