Әлмәт район үзәк хастаханәсе ел саен беренче сыйныф укучыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушыла.
Яңа уку елы алдыннан хастаханәнең баш табибы Илдар Максудович Рәхимуллин җитәкчелегендәге администрациясе, шулай ук профсоюз комитеты һәм аның рәисе Надежда Петровна Бодрягина мәктәп кирәк-яраклары алуга сертификатлар бирү акциясе оештырды.
Быел акция кысаларында хастаханә хезмәткәрләренең 25 баласы шәһәр гипермаркетында товар сатып алу хокукын бирә торган сертификатлар алды.
Без барлык балаларга да уку материалын уңышлы үзләштерүләрен, яңа белемнәр алуларын, якты тәэсирләр һәм уңай кәеф телибез. Хәерле юлга, беренче сыйныф укучылары!