Менделеевск район үзәк хастаханәсе анестезиолог-реаниматологы Минязев Дамир Фәнис улы ялда булганда батып баручы кешене коткарган.
"Бүген диңгез җылы, чиста һәм тыныч, ә менә килеп җиткән көнне бөтенләй башкача иде - шторм кисәтүе флаглар белән билгеләнгән иде, дулкыннарның биеклеге 2-3 метр.
Кичә серпантиннар буйлап озын юл (17 сәгать) уздым, арыган идем һәм диңгез дулкыннарына карарга һәм дулкын тавышын тыңларга теләдем. Яр буенда шактый күп кеше утыра, барысы да әңгәмә, уйлану һәм тыныч кына вакыт үткәрү белән мәшгуль.
Ләкин ярдан 20-25 метр ераклыкта дулкыннарда бер яшь егет тирбәлә һәм озак вакыт ярга якын килми. 10 минут узгач, аның ягыннан гайре табигый булмаган тавыш ишетелде - тавыш карлыккан, кысылган иде, берничә тапкыр үз телендә ниндидер сүзләр кычкырды (үз-үзеннән сыгып чыгарды) һәм суга кереп югала башлады.
Кул-аяклары белән суга бәрелү юк иде, ләкин ниндидер бер хәл булганлыгы аңлашыла иде. Берничә кеше баскан урыннарыннан торды, кемдер кычкыра башлады, ләкин югары дулкыннар аша кешеләр суга керерга батырчылык итмәде. Коткаручылар будкасы бу урыннан нибары 250 метр ераклыкта була, ләкин йөгерүче коткаручылар күренмәде. Зур куркынычны аңлап, кешенең батуын карап утыра алмадым. Бер мизгел эчендә баштан коткару алгоритмнары, батып баручы кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, нәтиҗә вариантлары үтеп китте", - дип уртаклашты Дамир Фәнисович.
Егетне безнең врач исән-имин коткарды.