Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанның Сугыш ветераннары өчен госпитале базасында төзелгән вакытлыча сайлау участогында булды.
"Бездә 2752 сайлау участогы бар, шуларның 42сен без сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда ачабыз. Болар – Татарстан Республикасының әйдәп баручы клиникаларында, поликлиникаларында, район хастаханәләрендә 35 участок, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү изоляторында дүрт участок, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында бер участок һәм «Ливадия» һәм «Бакирово» шифаханәләрендә ике участок, – диде Кондратьев.
Казандагы Сугыш ветераннары өчен госпиталь составында 319 урынлык стационар, сменасына 150 кеше кабул итә торган консультатив поликлиника һәм 750 кеше кабул итә торган поликлиника бар. Биредә вакытлы сайлау участогы беренче тапкыр гына оештырылмый, бу турыда сайлау комиссиясе рәисе, баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов сөйләде.