Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казанда сөт ризыкларын өләшү пунктларында булды

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә сөт ризыкларын бирү пунктларын капиталь ремонтлауның өч елга исәпләнгән программасы эшләнде.

Программа кысаларында бөтен республика буенча 158 пунктны ремонтлау планлаштырыла:

2025 ел – 56 пункт. Бүгенгә бу этап төгәлләнгән.

2026 ел – 32 пункт;

2027 ел – 70 пункт.

Сөт ризыкларын бирү пунктларын модернизацияләү үз эченә ала:

- төзелеш-монтаж эшләре;

- яңа суыткыч җайланмасын монтажлау;

- җиһаз, инвентарь урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International