Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елгы Бөтенроссия табиблар конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте.
"Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч" Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә 1 урынны Кадыйрова Алия Нургали кызы,Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе шәфкать туташы, алды.
Алия Кадыйрова Балалар республика клиник хастаханәсендә 1995 елдан эшли, өлкән шәфкать туташы вазифасында – 2011 елдан.
«Педиатриядә шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча югары квалификация категориясенә ия. Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясендә тора.