Бүген Казанда, ЮХИДИ төп бинасы мәйданында, Татарстан Республикасы медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасын тапшыру тантанасы булды.
Сертификатларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
100 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 40 җиңел автомобиль Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарындагы 39 хастаханәгә тапшырылачак.
Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өчен Lada Aura (В категориясе) җиңел автомобильләрен сатып алу Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов карары белән башкарылды.
"Сәламәтлек саклау системасында иң мөһиме – кешеләр, - дип билгеләде ул. - Әмма аларның үз эшләрен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы башкару өчен кораллары булырга тиеш".
.jpeg)