Балтач районының Шубан авылында бүген тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетүен билгеләп үттеләр.
Ул «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы акчаларына төзелгән.
Яңа медицина объектына бәя бирү һәм халыкны котлау өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семенова, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм «Балтач үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров килде.
Югары Ушма авылында да фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Яңа модульле ФАП «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде.
Ул федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада авыруларны профилактикалау һәм һәр кеше өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча киң күләмле эш алып барыла. Бу бурычны хәл итүдә сәламәтлек саклауның беренчел буыны сизелерлек роль уйный.