Зәй районының Югары Баграж авылында яңа медицина объекты төзелеп беткән. ФАП «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Бүген бу вакыйга белән котларга район башлыгы Рәзиф Кәримов, «Зәй район үзәк хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Айдар Фатыйхов, төзүчеләр килде.
