Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонт нәтиҗәләрен бәяләде

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Алабугада эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күптән түгел капиталь ремонт тәмамланган  район үзәк хастаханәсендә булды.

Ул яңартылган стационарның эш шартлары белән танышты, медицина персоналы белән аралашты һәм масштаблы модернизация нәтиҗәләрен шәхсән бәяләде.

Алабуга үзәк район хастаханәсе – хәзерге заман таләпләренә туры килә торган медицина комплексы, ул районда яшәүче 78 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хастаханәдә тәүлек буе эшли торган 285 койка һәм көндезге стационарның 143 койкасы урнаштырылган.

 Амбулатория-поликлиника учреждениеләрендә сменага 2 092 кеше кабул ителә! Районда 145 табиб һәм 738 урта медицина хезмәткәре эшли.

Республика Алабуга районында сәламәтлек саклауга актив инвестицияләр кертүне дәвам итә!

• Алабуга үзәк район хастаханәсен җиһазландыру өчен 4,6 млн сумлык 120 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.

• ТР бюджеты акчалары хисабына стационар бинасына 621,7 млн сум күләмендә масштаблы ремонт эшләре алып барыла (2024 елда 2 нче этапка 375 млн сум һәм 1 нче этапка 246,7 млн сум).

• 2025 елда Морты авылында участок хастаханәсе һәм Костенеево авылында табиблык амбулаториясе ремонтланды.

• Шулай ук быел район үзәк хастаханәсенең сөт ризыкларын бирү пункты ремонтланды.

ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыруның һәм республика халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү һәм хәзерге заман җиһазлары белән тәэмин итү – республика җитәкчелеге уңышлы хәл итә торган өстенлекле бурыч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International