Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе коллективы студент-медикларны Белем көне белән котлый!

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген яңа уку елы башланды. Бөтен уку йортлары белән беррәттән медицина вузлары студентлары да укый башлады.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин хастаханә коллективы исеменнән КДМУның йогышлы авырулар кафедрасында белем алучы студент-медикларны сәламләде. Ул тәҗрибәле табиб-инфекционистларның тупланган белемнәрен тапшырырга әзер булуларын ассызыклады һәм бүгенге студентларның белемле белгечләр булачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International