Тәтеш районының Башчы авылында модульле ФАП төзелеше төгәлләнде

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Тәтеш район үзәк хастаханәсенең Башчы авылы фельдшер-акушерлык пункты "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проектының "Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" республика программасы ярдәмендә төзелгән.

Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Тәтеш район үзәк  хастаханәсе баш табибы Булат Кашапов, авыл халкы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка авыл медицинасына игътибары һәм туган авылда сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәләр.

Яңа ФАП хәзерге заман стандартларына туры китереп медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

ФАП 159 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Марина Болдыреваның медицина стажы 30 елдан артык һәм ул пациентларны уңайлы шартларда кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International