Түбән Кама медицина көллиятендә 1 сентябрьдә линейка үткәрделәр

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама медицина көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды! Белем көне - һәр студент тормышында яңа баскыч ул!

Студентларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы  Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Фалих кызы Хисмәтова котлады.

Колледж директоры Равил Рәшид улы Гарипов студентларга һөнәрләрен үзләштерүдә уңышлар һәм билгеләнгән максатларына ирешү юлында түземлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International