Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре Ютазы муниципаль районында эш сәфәре белән булдылар

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Халыкның, шул исәптән муниципалитетларда да, сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән "Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районына Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләренең эш визиты булды. Визит барышында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов белән очрашу уздырылды. Сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итә торган мохит формалаштыру, эшләүче халыкның сәламәтлеген ныгыту, шулай ук районда авырулар һәм үлүчеләр санын киметү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы урынбасары Эльвира Сәйфетдинова гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм сыйфатын тәэмин итү өчен конкрет күрсәткечләр эшләргә тәкъдим итте. Ютазы районының төрле тармак предприятиеләре хезмәткәрләрен сәламәтләндерү буенча корпоратив программаларны булдыруга һәм гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International