Казан медицина көллиятендә яңа уку елы башлануны билгеләп үтүче традицион линейка – тантаналы чара узды.
Чараны тантаналы рәвештә медицина көллияте җитәкчесе Алексей Владимирович Шулаев ачты.
Мөхтәрәм кунаклар студентларга һәм укытучыларга сәламләү сүзләре һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр:
Гайфуллина Гөлнара Ренадовна, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары;
Ванюшина Татьяна Вячеславовна, ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе президенты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эше буенча штаттан тыш баш белгече;
Зарипова Эльвира Мансур кызы, Казан шәһәренең "Дәрвишләр" 9 нчы стоматология поликлиникасы" ҖЧҖ генераль директоры.
Көллият студентлары әзерләгән иҗади номерлар рәсми өлешкә якты өстәмә булды.