Арча район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция сугышчыларына кирәкле җиһазлар һәм кораллар сатып алу өчен акча җыйдылар.
Бер генә хезмәткәр дә читтә калмады. Дизель-генераторлар, бензопилалар, насослар, дрельләр, эретеп ябыштыру аппараты һәм башкалар сатып алынган.
Барысы да турыдан-туры Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә җибәреләчәк.
Якын арада гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына китәчәк.