ТР Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн-мәктәбен эшләтеп җибәрү турында игълан итте

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстанда «Ана теле» бушлай онлайн-мәктәбен эшләтеп җибәрделәр. Ресурс мобиль версия белән тәэмин ителгән, ЕСИА аша теркәлү (теләгән очракта), визуаль-график интерфейс яңартылган, кулланучыларның шәхси мәгълүматларын саклау каралган.

«Ана теле» онлайн-мәктәбе – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать дәвамында белем алу мөмкинлеге бар. Программа сөйләм коммуникациясе чарасы буларак татар телен практик өйрәнү, татар халкы мәдәнияте белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Теләге булган һәркем теркәлгәннән соң татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү әлеге дәрәҗәгә туры килә торган материаллар нигезендә уза. Һәр дәрәҗә уңышлы тәмамланса, тиешле сертификат бирелә.

Ресурс сайты: anatele.tatar.ru. Сылтама: ссылка 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International