Сентябрь ахырына кадәр «Медиклар эштә» конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

2022 елдан проект сәламәтлек саклау системасына битараф булмаган кешеләрне берләштерә, алар үзләренең фотоэшләре — дулкынландыргыч, эчкерсез, чын эшләре белән уртаклаша.

«Медиклар эштә» конкурсы уздыру вакытында батырлык һәм кыюлык, кызгану һәм ярдәм, шатлык һәм чын бәхет турында 10 меңгә якын фотография һәм тарих җыйды. Фотосурәтләрдә – яңа тормыш тууның дулкынландыргыч мизгелләре; операция бүлмәләрендә, хәрби орыну линиясендә, санитария авиациясе бортлары кабиналарында табибларның батырларча фидакарьлеге; күрше илләрдә һәм башка континентларда яшәүчеләргә туганнарча ярдәм күрсәтү. 40, 50 һәм хәтта 70 ел стажлы студентлар һәм табиблар – уникаль тарихлары булган меңләгән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре проект геройлары булды.

Иң яхшы эшләр ел саен «Милли сәламәтлек саклау» милли конгрессы мәйданчыгында куела. 2024 елда фотографияләр Дәүләт Кремль сарае залларын, Россия Президенты катнашындагы пленар сессия кулуарларын бизәделәр.

Бу юлы фотоконкурс Ватанны саклаучылар елына багышланган. Аның максаты – батырлыклары еш кына «кадр артында» кала торган геройлар турында сөйләү. Теләсә кайсы ситуациядә башкаларның тормышын саклап калу өчен, кайчак үзенекен куркыныч астына куеп, ярдәмгә килергә әзер булганнар турында. Табиблар – безнең саклаучылар, Ватанны һәм Ватаныбыз чикләрен яклаучыларны саклаучылар. Алар гадәттән тыш хәлләр, табигый һәлакәтләр, хәрби конфликтлар һәм пандемияләр вакытында, җәмгыятьнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр.

"Медиклар эштә» III фотоконкурс номинацияләре:

• Төп номинация «#СВОИХНЕБРОСАЕМ»

• " Медик эштә»

• "Корыда, һавада һәм диңгездә»

• "Ярты гасырлык стаж»

• «Табиблар династиясе»

• «Пациентлар, без сезне яратабыз»

• «Булачак медиклар»

• «Бөтен илләрнең медиклары, берләшегез»

Эшләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста Россия Федерациясе гражданнары һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә битараф булмаган 16 яшьтән өлкәнрәк чит ил гражданнары катнаша ала. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин  https://photo.mednet.ru.

«Медиклар эштә » фотоконкурсы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк институты тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International