Танышыгыз, Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең яшь белгече

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Пустовалова Анастасия Дмитриевна — реанимация һәм интенсив терапия палатасы белән кардиология бүлегенең  табиб-стажеры.

Анастасия Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, кыз туган шәһәре Түбән Камага эшкә кайтырга була. Гаиләдә врачлар булмаса да, ул ак халатны югары сыйныфларда ук кияргә булган.

Хәзер Анастасия ординатурада максатчан юнәлеш буенча укый. Июльдән рәсми рәвештә врач-стажер булып эшли, колоссаль ярдәмнәре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерә. Ул үзенең кураторы — бүлек мөдире Ольга Ивановна Красновага аерым рәхмәтен белдерә, ул аны үз канаты астына алган, һәрвакыт ярдәм итә һәм булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International