Әлмәт район үзәк хастаханәсендә яңа медицина хезмәткәрләре эшли башлады

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт  район үзәк хастаханәсендә яшь белгечләр хезмәт эшчәнлегенә кереште һәм без сезне алар белән таныштырырга шат! Алар – 1 нче поликлиника фельдшерлары.

Гүзәл Марсель кызы Гыйбадуллина 2025 елда Әлмәт медицина көллиятен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң, үзенең һөнәри эшчәнлеген безнең медицина учреждениесендә башлады. Гүзәл беренче курста ук максатчан килешү төзегән һәм хастаханә администрациясе аңа социаль ярдәм күрсәткән.

Фельдшер Алсу Әкрәм кызы Камалова да быел Әлмәт медицина көллиятендә «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укуын тәмамлаган.
Алсу Акрәм кызы беренче курста укыганда яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат ала. Нәтиҗәдә ул «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУ белән максатчан килешү төзеде, анда практик әзерлек үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшь медикларга "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проектының "Медицина кадрлары" программасы буенча социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International