Баулы район үзәк хастаханәсенең административ бинасында хезмәт коллективы җыелышы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәиров катнашты.
Чара учреждениенең беренче яртыеллыктагы эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышуга, шулай ук алга таба үсешнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүгә багышланган иде. Нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре, ирешелгән уңышлар каралды һәм медицина хезмәткәрләре коллективы алдына яңа бурычлар куелды. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, матди-техник базаны модернизацияләү, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмә азагында Баулы район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Зәйдуллина Фәридә Фазылҗан кызы, табиб-фтизиатр;
- Вәлиев Ришат Разил улы, участок табиб-терапевты;
- Насыйбуллин Марсель Марат улы, административ-хуҗалык бүлеге директоры;
- Андреева Любовь Николаевна, поликлиниканың гинекология бүлеге акушеркасы;
- Плаксина Марина Васильевна, йогышлы авырулар бүлегенең шәфкать туташы.