Әлмәт район үзәк хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегендә медицина персоналы өчен хастаханәдә күптән түгел файдалануга тапшырылган Multifiltrate Pro кискен диализ аппаратын куллану буенча мастер-класс үткәрелде. Уку өчен Мәскәүдән медицина консультанты, табиб-анестезиолог-реаниматолог Дмитрий Владимирович Ермаков килде.
Реанимация шартларында бөерләренең җитди проблемалары булган кешеләрне дәвалау ысулларының берсе - ул экстракорпораль гемокоррекция дип атала торган процедура. Табиб-реаниматологлар, реанимация чаралары уздырыла торган төп авыруга бәйле рәвештә функцияләре кимегән бөерләргә ярдәм итү өчен бөер терапиясенең махсус ысулларын кулланалар.
