2025 елга Татарстанда барлыгы 243 трансплантация үткәрү планлаштырыла, шуларның 30 - йөрәк. Моңа кадәр йөрәк күчереп утыртуны Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (Казан), Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә генә башкарганнар. Хәзер Татарстанда бу органны трансплантацияләү өчен өченче үзәк барлыкка килде.
Искәндәр Шәйхуллинның йөрәк белән беренче проблемалары 10 ел элек үк башланган, ул вакытта аңа 23 яшь булган. Ул вакытта егет кискен респиратор вируслы инфекция белән авырый, ә аннан соң ике яклы үпкә ялкынсынуы кичерә, бу йөрәгендә катлаулану бирә. Егет клиник үлем кичергән, ләкин терелгән. Хәл тотрыкланганнан соң табиблар йөрәкне дәвалауга алындылар, динамика уңай булды.
Әмма быел җәй хәл кискенләште - сулыш кысылу көчәйде, күкрәкнең уң ягында авыртулар барлыкка килде, температура көннән-көн начарлана барды, авыртуны баса торган дарулар эчте. Түзеп булмый башлагач, ул Казанның М.Н.Садыйков 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Тикшеренүләрдән соң органны трансплантацияләмичә булмаячагы аңлашылды. Мәскәү федераль үзәкләренең берсе ир-атны 30 августта операциягә ала алачаклар, дип җавап бирде. Ләкин әле 7 нче номерлы Дәүләт клиник хастаханәсеннән чыгарга өлгермичә, июль уртасында төнге сәгать өчтә аны кардиохирурглар кадерле сүзләр белән уяттылар – сезгә туры килә торган донор органы бар. Йөрәк шулкадәр тиз "табылу" - зур уңыш.
Шундук трансплантациягә әзерлек башланды – анализлар, процедуралар. Һәм иртәнге 6: 30 да ир-ат операция бүлмәсендә иде инде.
Операция алты сәгать дәвам итте. Табиблар күкрәк читлеген ачалар, туган йөрәкне эксплантациялиләр, аннары бер-бер артлы донор органын тегәләр – аортаны аортага, үпкә артериясен үпкә артериясенә, куыш веналарны куыш веналарга, сул йөрәгалдын сул йөрәгалдына тегәләр. Аннары донор йөрәген кан белән тутыралар һәм беренче дефибрилляциядән соң ул тибә башлады.
«Медикларга зур рәхмәт – минем сәламәтлегем белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да алтын куллары бар, миңа дәвалану вакытында бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар, миңа барысын да операциягә кадәр дә, аннан соң да аңлаттылар», – дип сөйләде Искәндәр.

Операциягә кадәр, операция вакытында һәм аннан соң пациент белән 7 нче номерлы ШКХ медикларының гаять зур командасы эшли – гомумән алганда 30 кеше. Клиниканың барлык хезмәтләре дә диярлек эшкә җәлеп ителде, һәм бердәм команда эше нәтиҗәсендә барысы да уңышлы узды.

"Трансплантация безнең клиника үсешендә мөһим этап булды һәм пациентларга сыйфатлы махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен яңа офыклар ача. Мондый югары технологияле операцияләрне уздыру Татарстан Рәисе ярдәме белән мөмкин булды. Рөстәм Нургалиевичка сәламәтлек саклау тармагына аерым игътибар биргәне өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», – дип ассызыклады клиниканың баш табибы Артур Маркосович Делян.