Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Рәшид улы Абашев Актаныш район үзәк хастаханәсе стационары һәм поликлиникасы эше белән танышты. Аны баш табиб Айдар Рәфкать улы Хаев озата йөрде.

Альмир Абашев анестезиология һәм реанимация бүлегендә, компьютер томографиясе кабинетында булды, медицина җиһазлары белән танышты, шул исәптән офтальмология бүлегендә дә.
Ел саен районда катарактаны дәвалау буенча 230 операция ясала. Альмир Рәшидович табиб-офтальмологлар белән аралашты, хезмәт мөмкинлекләре һәм башкарыла торган эшләр турында җентекләбрәк мәгълүмат алды.
Бүген Актаныш район үзәк хастаханәсендә кабул итү-диагностика үзәге дә ачылды.